13нче майда казанлыларга җәйге балалар ялын оештыру мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

13нче майда Татарстан Республикасында балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эше оештырылачак. Барлык теләүчеләр дә телефон аша шалтыратып сораулар бирә алалар: 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.

Шәһәр халкы авыр тормыш хәлендә булган балаларның, ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ялын оештыру мәсьәләләре буенча консультация ала алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International