2019 елда Казанда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга Татарстан Республикасына федераль бюджеттан 4,6 миллиард сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә ТАСС төбәк премьер-министры Алексей Песошинга сылтама белән.
"Икътисад үсеше һәм тормыш сыйфаты өчен яңа этәргеч булып милли проектларны гамәлгә ашыруга <...> агымдагы елда 19,6 миллиард сум күләмендә финанслау каралган, шуларның 4,6 миллиард сумы – WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга», – диде Песошин.