2019 елда Татарстанда узган ел белән чагыштырганда 11 мәктәпкә күбрәк ремонт ясалачак

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 47 нче утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

Мәгариф өлкәсен үстерү өстенлекле бурыч булып кала, 2018 елда республиканың консолидацияләнгән бюджеты чыгымнарының 32% ка якыны бу юнәлешкә туры килде, дип сөйләде Татарстан Хөкүмәте башлыгы. "2018 елда капиталь ремонт программасы кысаларында 28 мәктәп ремонтланган. Быел 39 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла, 115 мәктәптә функциональ зоналарны ремонтлау планлаштырыла», – дип ассызыклады ул.

Аның сүзләренә караганда, узган елда 5,5 мең урынга исәпләнгән 10 мәктәп төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта 8 меңнән артык урынга тагын 9 мәктәп төзелә.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының 47 нче утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International