БДИ-2019ның вакытыннан алда чоры штат режимында узды

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Агымдагы елгы бердәм дәүләт имтиханының вакытыннан алда чоры штат режимында, җитди технологик өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды. Быел вакытыннан алда узган этапта 28 мең кеше катнашты. "2019 елгы БДИ кампаниясе югары оештыру дәрәҗәсендә башланды. Вакытыннан алда имтиханнар үтә күренмәле һәм объектив үтте, имтихан материалларының алдан таралуы теркәлмәде, ә аерым катнашучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибен бозарга омтылулары вакытында ачыкланган һәм туктатылган”, – дип хәбәр итте мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International