22нче апрельдә "Java" программалаштыру теле " программасының беренче чыгарылышы һәм йомгаклау дәресе булды. "IT-cube" балалар үзәгенең 3 нче төркеме укучылары сертификат һәм бүләкләргә ия булдылар. Чарага «IT-cube»да дәресләр вакытында балаларның нәрсәгә өйрәнүләрен үзләре күрә алган ата-аналар чакырылган иде.
2018 елның ноябреннән 2019 елның апреленә кадәр балалар “Java” программалаштыру телен өйрәнделәр. Белем бирү программасын үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар объектлы-юнәлешле программалаштыру күнекмәләрен формалаштырдылар һәм үстерделәр.