КНИТУ (КХТИ) базасында 22нче апрельдә технологик процессларны автоматлаштыру буенча Emerson лабораториясен ачу тантанасы булды.
Лабораторияне эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, КНИТУ (КХТИ) ректоры Сергей Юшко, Emerson Automation Solutions вице-президенты Николай Шестаков һәм тармак сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.