Казанда WorldSkills Russia Kazan Fashion Skills-2019 методикасы буенча чемпионат финалы узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

20нче апрельдә WorldSkills Russia Kazan Fashion Skills-2019 методикасы буенча чемпионатның уналты ярымфиналында катнашкан капсулалы коллекцияләр якланды.

Ярым финал кысаларында уналты яшь дизайнер үз капсулаларының бер образын мөстәкыйль рәвештә булдырды. Барлык катнашучылар да конкурс жюрие алдында ясалган матур образны һәм алар төзегән капсулалар коллекциясен тәкъдим иттеләр.

Чемпионатта катнашу өчен Россиянең 17 шәһәреннән 63 яшь дизайнер заявка бирде. Аларның уналтысы Казанга чемпионатта җиңү өчен көрәшергә килде, тик аларның сигезе генә финалга чыкты. Болар - Эвелина Алатунян (Татарстан Республикасы), Таисия Кузнецова (Татарстан Республикасы), Альбина Талипова (Татарстан Республикасы), Елена Сытенко (Чиләбе өлкәсе), Эльвина Нуриева (Татарстан Республикасы), Лада Ярунина (Киров өлкәсе), Александра Юрьева (Чиләбе өлкәсе), Дарья Андреева (Башкортостан Республикасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International