Бүген 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый советы мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча кайнар линия оештыра.
Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары түбәндәге адрес буенча алып бара:
ТР, Казан шәһ., Батурин ур., 7а, каб.136.
«Кайнар линия» телефоны: 567-81-69.