КФУның IT-лицее укучылары - "XXI гасыр Кулибиннары” олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Казан федераль университетының Инженерлык институтында “XXI гасыр Кулибиннары " дигән XII Республика яшь уйлап табучылар олимпиадасы уза. КФУ IT-лицееның 5 укучысы олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары арасында.

"XXI гасыр Кулибиннары” яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасы 2007 елдан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең Республика советы белән берлектә үткәрелә. 2014 елдан олимпиада үткәрүдә Казан федераль университеты катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International