Рафис Борһанов Казан мәктәп укучылары өчен «Стресссыз дәрес» үткәрде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Рафис Борһанов бүген Казанның 170 нче мәктәбендә җиденче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. «Стресссыз дәрес» дигән чарада укучылар тикшерү эшләрен һәм имтиханнарны уңышлы тапшыру буенча киңәшләр алдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
"Бөтен Россия буенча балаларны катлаулы ситуацияләрне хәл итәргә өйрәтү өчен шундый стресска каршы акция уза. Бу бер көнлек процесс түгел, әмма балаларны элегрәк әзерләгән саен, киләчәктә аларга җиңелрәк булачак. Стресс - җиңелү күренешенең төрле моментлары икәнен аңлатырга кирәк, әмма һәрвакыт чыгу юлы бар. Катлаулы хәлләр - ул мәҗбүри имтихан түгел, бу, мәсәлән, ниндидер ярышлар булырга мөмкин. Тик балалар стресс кичерә ала торган теләсә кайсы ситуациядә алар аны тиз арада башкарып чыга белергә тиеш. Һәм монда өлкән иптәшләрнең тәҗрибәсе аларга ярдәм итәчәк”, – дип аңлатты журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры ачык дәреснең максаты.