24 – 26нчы апрель көннәрендә Ямал-Ненец автоном округының Муравленко шәһәрендә Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиаданы оештыручылар - Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы химаясе астында ЯНАО Мәгариф департаменты, Муравленский күппрофильле көллияте. Олимпиада «Гамәли геология, тау эше, нефть-газ эше һәм геодезия» белгечлекләренең эреләндерелгән төркеме буенча урта һөнәри белем бирү укучылары арасында үткәрелде. Бу чарада Татарстанны Лениногорск нефть техникумы студентлары тәкъдим итте.