26нчы апрельдә Лениногорск нефть техникумында Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмаларының директорлар советы Коммерцияле булмаган партнерлык эше планы буенча Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укытучыларының педагогик проектларының республика конкурсы узды.
Конкурс укытучыларның белем бирү сыйфатын күтәрүгә ярдәм итүче проект эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан үткәрелде.