Татарстанның алты укучысы география буенча Бөтенроссия олимпиадасы призерлары булды

2019 елның 26 апреле, җомга

26нчы апрельдә Казанда бу көннәрдә узган география буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре бүләкләнде. Олимпиаданың ябылу тантанасы Ленин исемендәге мәдәният йортында узды.

Олимпиада финалы 21нче апрельдә старт алды, интеллектуаль ярышларга Россия Федерациясенең 59 төбәгеннән 205 катнашучы килде. География белгечләре өч шәхси турда - теоретик, практик (кыр) һәм тест биремнәрен эшләүдә иң яхшы исем өчен көрәштеләр. Турлар Үзәк фән-методик комиссия тарафыннан эшләнгән биремнәр буенча төрле көннәрдә эзлекле рәвештә үткәрелде. Олимпиада “Байтик " сәламәтләндерү-белем бирү комплексында узды.

Татарстан данын Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Балык Бистәсе муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казаннан 16 егет һәм кыз яклады.

Татарстаннан 6 укучы география буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International