Казанда география буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалы тәмамланды

2019 елның 27 апреле, шимбә

Казанда география буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына йомгак ясалды. Татарстан беренче тапкыр үз җирендә әлеге уникаль олимпиаданы кабул итте. Россиянең 57 регионыннан 203 укучы Казанга соңгы ярышларда катнашу өчен килде.

26нчы апрель көнне В. И. Ленин исемендәге мәдәният сараенда география буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының финал этабы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International