«СОЮЗ - 2019-Җиңү варислары» (Казан) хәрби – спорт оешмаларының һәм кадет корпусларының XVI Бөтенроссия яшьләр белем бирү җыены Татарстанда 2019 елның 28нче апреленнән 10нчы маена кадәр узачак.
Әлеге җыен Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне саклауга һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган.
Җыенның тантаналы ачылышы 2019 елның 29нчы апрелендә 11:00 сәгатьтә Казан Кремле диварлары янында, 1 Май мәйданында булачак.