27нче апрельдә Казан педагогика көллияте базасында Татарстан оешмаларының “BabySkills” I региональ чемпионаты узды. Катнашучылар Арча, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән килгән иде. "BabySkills” чемпионатында 25 яшь оста, мәктәпкәчә яшьтәге 30 волонтер, 30 эксперт-тренер, 50 волонтер - студент катнашты.