Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 елгы 45 нче дөнья чемпионатының эшлекле программасы кысаларында үз илләрендә һөнәри белем бирүне үстерү өчен җаваплы министрлар халыкара саммиты узачак. Профильле ведомство башлыклары белгечләр әзерләүнең халыкара системасын камилләштерү буенча иң алдынгы коралларны фикер алышуга чыгарачаклар.
Бу хакта Мәскәүдә 2019 елның төп халыкара вакыйгасына – һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына багышланган гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләрне кабул итү вакытында хәбәр иттеләр.