2019 елда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын үткәрү сроклары билгеләнде.
Конкурсның урнаштыру семинары 2019 елның 1 - 5нче июлендә Мәскәүдә узачак. 21нче сентябрьдә Грозный шәһәрендә конкурс финалын үткәрү мәйданчыкларында оештыру- методик семинар узачак, ә 22нче сентябрьдә «Россиянең ел укытучысы-2019» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын тантаналы ачу планлаштырыла.
Беренче тур 23 – 28нче сентябрьдә дәвам итәчәк һәм конкурсның 15 лауреатын билгеләү белән төгәлләнәчәк. 29 – 30нчы сентябрьдә икенче тур узачак, аның нәтиҗәләре буенча 1нче октябрь көнне Грозныйда тантаналы чарада биш призер исемен билгеләячәкләр.
Өченче тур Мәскәүдә 3нче октябрьдә узачак. Аның нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнәчәк, ә инде 4нче октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда 2019 елда «Россиянең ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсын ябу тантанасы узачак.