КФУ Студентлар маршына әзерләнә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

30нчы апрельдә Казан федераль университетында студентлар арасында Җиңү маршы узачак. Ул инде 5 нче тапкыр үткәрелә һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.

Студентлар маршына әзерлек февраль урталарында башланды. КФУ студентлары арасыннан «Мактаулы батальон-210» дигән 11 взвод булдырылды, ә бу 350 укучы дигән сүз. Шуларның берсе составында Кремль урамы буенча Россиянең барлык федераль университетларыннан вәкилләр уза. Быел беренче тапкыр хәрби форманы кызлар да киячәк. 200 дәгъвачы арасыннан университеттан 60 студент сайлап алынды.

Марш Кремль каршындагы мәйданда 11 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International