Казанда балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренә керү өчен имтиханнар башлана. Балалар фортепиано, кыллы, халык, удар, тынлы инструментлар, хор җырлавы һәм рәсем сәнгате юнәлешләре буенча белем алачак.
Өстәмә профессиональ программалар яшьтән үк сәләтле балаларны ачыклау, аларны сәнгати яктан укыту һәм эстетик тәрбияләү өчен шартлар тудыру өчен тормышка ашырыла. Балалар уку барышында сайлап алынган сәнгать төре өлкәсендә белем, осталык һәм күнекмәләр алалар, иҗади эшчәнлек тәҗрибәсе алалар һәм сәнгать өлкәсендә һөнәри белем алуга әзерләнәләр.
Барлык кызыксындырган сорауларны (843) 292-28-03телефоны буенча эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин.