27нче апрельдә Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы гимназиясе базасында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында «Педагог» (укытучы, тәрбияче) һөнәри стандартын куллануны аңлату буенча семинар узды. Чара ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин җитәкчелегендә узды.
Семинар Мәскәүнең 109 нчы белем бирү үзәге директоры, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы, РАО әгъза – корреспонденты Евгений Ямбургның чыгышы белән узды.