21нче апрельдән 27нче апрельгә кадәр Пермь шәһәрендә Идел буе федераль округының Россия Герое Ф. Кузьмин исемендәге кадетлар корпусы базасында математика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Ярышларда Россиянең 66 төбәгеннән 378 укучы катнашты. Татарстан данын Казан һәм Яр Чаллы гомуми белем бирү оешмаларыннан 33 укучы яклады.
Финал ике турда узды. Балаларга сигез мәсьәлә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы командасындагы барлык катнашучыларны, аларның остазларын котлыйбыз һәм җиңүгә омтылыш һәм уңышка ышаныч өчен рәхмәт белдерәбез!