22 – 27нче апрель көннәрендә Ставропольдә Төньяк Кавказ федераль университеты базасында биология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Биология буенча олимпиадада Россиянең 71 регионыннан 236 укучы, шул исәптән Татарстан җыелма командасыннан 18 укучы катнашты. Алар - Казан, Яр Чаллы, Балтач, Алабуга, Түбән Кама, Мамадыш муниципаль районнары укучылары.
Олимпиада катнашучыларның шәхси ярышының ике турыннан торды.
Биология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы финалы җиңүчеләре:
- Аслан Харун Салим, Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернатының 9нчы сыйныф укучысы,
- Лисицкий Денис, Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 11нче сыйныф укучысы.
Татарстан Республикасы командасындагы барлык катнашучыларны, аларның остазларын котлыйбыз һәм җиңүгә омтылыш һәм уңышка ышаныч өчен рәхмәт белдерәбез!