Югары Ослан укучылары "Яшь фермер” Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан районының Матюшино мәктәбе командасы «Яшь фермер» VII Бөтенроссия интеллектуаль уенының йомгаклау этабына кадәр барып, «Инновацион проектлар» номинациясендә җиңү яулады.

Россия авыл яшьләре берлеге һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган уенның финалында Воронежда бөтен илдән кырык яшь аграрчылар командасы җыелды. Уеннарны җиде ел үткәрү дәверендә аларда 8 меңнән артык кеше катнашты. 2016 елда беренче тапкыр мәктәп укучылары өчен, ә 2018 елда яшь белгечләр өчен номинация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International