Татарстанның тагын 11 укучысы олимпиаданың финал этабы җиңүчеләре һәм призерлары дипломын алып кайтты. Лаеклы бүләкләрне балаларга Нальчиктагы ябылу тантанасында тапшырдылар, анда 21 – 27нче апрель көннәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда 62 төбәктән 191 катнашучы, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 12 катнашучы катнашты. Биш укучы җиңү яулады.
Җиңүчеләрне һәм призерларны Кабарда–Балкар дәүләт университетының А. Н. Сокуров исемендәге иҗади остаханә уку театрында хөрмәтләделәр. Җиңүчеләргә бүләкләрне Кабарда-Балкар Республикасының мәгариф, фән һәм яшьләр эшләре министры Ауес Кумыков һәм КБР парламентының мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Светлана Азикова тапшырды. 10 – 11нче сыйныфлар арасында параллель рәвештә иң яхшы нәтиҗәне Казанның 19нчы гимназиясе укучысы Камил Басыйров күрсәтте.