Казанда WorldSkills Kazan 2019 тантаналарына әзерлек дәвам итә

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

22 – 27нче августта Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына әзерлек дәвам итә.

27нче апрельдә катнашучы илләрнең бүләкләү төркеме кастингы булды. Нәтиҗәдә, конкурска 52 кыз узды, алар якын арада репетицияләргә керешәчәк. Моннан тыш, биючеләр кастингы буенча заявка кампаниясе кызганнан-кыза бара, аның финалы 11нче майга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International