КФУның Алабуга институтында мәктәп укучыларының «Хәзерге җәмгыятьтә рус теле һәм әдәбияты» дип аталган региональ фәнни-гамәли конференциясе узды.
Чараны оештыручылар - рус теле һәм әдәбияты кафедрасы укытучылары. Үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан: Менделеевск, Түбән Кама, Казан һәм Арча районыннан килгән мәктәп укучылары тәкъдим итте.