Рафис Борһанов WorldSkills Russia-2019 чемпионатын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Казан энергетика көллиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов җитәкчелегендә Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) - 2019 VII Милли чемпионаты финалының конкурс мәйданчыгын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, «Ворлдскиллс» Региональ координация үзәге – «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге»  вәкилләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International