Татарстанлылар юнифайд-футбол буенча махсус олимпиадада икенче урынны алды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

22 – 26нчы апрель көннәрендә Санкт-Петербургта мини-футбол, юнифайд-футбол һәм футзал буенча Махсус олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы узды. Татарстан Республикасын юнифайд-футбол командасы тәкъдим итте, аның составында Мамадыш интернат-мәктәбен тәмамлаучылар - Павел Сергеев, Денис Слабенко, Александр Марченков, Дмитрий Никитин, Игорь Баженов, Алексей Новоселов бар иде. Аларның партнерлары - Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары, аның белән Мамадыш интернат-мәктәбе 2017 елдан тыгыз хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International