Фәрит Мөхәммәтшин WorldSkills стандартлары буенча авиа - һәм машина төзелеше өчен кадрлар әзерләү ресурс үзәгендә булды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Татарстанга станоклар янында басып тору һәм инженерлар идеяләрен тормышка ашыру өчен әзерлекле эшче кадрлар кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда ресурс үзәге буенча экскурсия вакытында белдерде.

"Профессиональ инженерлардан тыш, заманча станоклар янында торучы эшче кадрлар кирәк. Инженерлар һәм галимнәр ниятләрен тормышка ашыра алучы кешеләр кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Эшче һөнәрләр вәкилләрен әзерләүче мәгариф учреждениеләре республика предприятиеләре белән элемтәгә керергә тиеш, дип билгеләп үтте ул. Моның өчен Татарстанда ресурс үзәкләре булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International