Мәктәп дәреслекләре өчен биш яңа таләп

2019 елның 1 мае, чәршәмбе

Тиздән дәреслекләрнең федераль исемлеге нык үзгәрәчәк. РФ Мәгариф министрлыгы яңа кагыйдәләр проектын әзерләде, алар буенча дәреслекләр исемлеге төзеләчәк, алар экспертиза узачак.

Яңа федераль исемлек ике бүлектән торачак. Беренче бүлеккә мәктәп программасының мәҗбүри өлешендә файдаланырга тәкъдим ителә торган дәреслекләр, шул исәптән туган телдә белем бирә һәм туган телне һәм әдәбиятны өйрәнә торган мәктәпләр өчен китаплар да керә. Икенче бүлек - Программаның катнашучылар тарафыннан төзелә торган өлеше өчен. Бу бүлектә дә милли мәктәпләр өчен китаплар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International