Татарстанда Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге турында мәктәп рәсемнәре һәм шигырьләр конкурсы башланды.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 22.04.2019 – 09.09. 2019 аралыгында кабул ителә. Барлык эшләр Instagram-битендә урнаштырылачак: Bolgar_Sviyazhsk. @ Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр өчен бүләк булып Зөя утрау-шәһәрчеге һәм Бөек Болгар шәһәренә күзәтү экскурсиясе булачак.