Яшьләр экообъектларының һәм студентлар җәмәгатьчелегенең иң актив вәкилләре, экологик мәсьәләләр өлкәсендә Татарстан Республикасы экспертлары яшьләрнең экологик оешмаларының “Экодулкын" IV форумында җыелачаклар. Ул 31нче майдан 1нче июньгә кадәр “Байтик" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узачак. Катнашучыларны белем бирү мәйданчыклары, тәҗрибә уртаклашу буенча түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу программасы һәм төрле конкурслар: фәнни - тикшеренү эшләре, социаль әһәмиятле проектлар һәм «EcoSkills " һөнәри осталык конкурслары көтә.
Анда 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге иҗтимагый оешмаларның һәм берләшмәләрнең җитәкчеләре, белгечләре, кураторлары, экологик тәрбия һәм табигать саклау чараларын оештыру өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручы катнашучылар чакырыла. Моның өчен 17нче майга кадәр онлайн-теркәлү узарга кирәк.