Тәтеш районында мәгърифәтче Иван Яковлевның 171 еллыгын билгеләп үттеләр.

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Тәтеш районы Кошки-Новотимбаево авылында чуваш халкы мәгърифәтчесе Иван Яковлевның тууына 171 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Тантаналы чара Чуваш Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкиле Алексей Грачев җитәкчелегендә район халкы һәм Чувашиядән килгән делегация катнашында узды.

Чуваш алфавитын төзүче һәм педагог Иван Яковлевичны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International