Рөстәм Миңнеханов: Владимир Путин белән очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр буенча карарлар бар

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

РФ Президенты Владимир Путинның 2019 елның 12нче февралендә “Мәскәү" мәдәният сараенда узган Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашудан соң республика хакимиятенең бер генә проблемалы темасы да игътибарсыз калмады. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Сораулар арасында мәктәпләрдә урын җитмәү проблемасын хәл итү һәм ТУ-144 самолетында Авиатөзелеш музеен булдыруда ярдәм итү темалары булды. "Шунысы куанычлы, бер генә проблема да аз гына да игътибарсыз калмады. Ягъни Владимир Путин белән очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр "сукно астында” калмаячак -  карар бар инде  яки теманы җентекләп өйрәнгәннән соң әзерләнәчәк", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International