Ул күрү сәләтендә җитди проблемалар булган кешеләргә генә түгел, спелеологларга да юнәлеш бирүне җиңеләйтергә сәләтле.
139нчы Казан мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Элина Павлович Казан федераль университетының Кече университетында робототехника һәм программалаштыру белән шөгыльләнә. Ул эшләгән портатив җайланма укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге IV Бөтенроссия фәнни конференциясендә инженерлык секциясендә III дәрәҗә диплом белән билгеләп үтелде.