9нчы майда Казанда бик зур масштабта билгеләп үтеләчәк шәһәр халкы һәм кунаклары өчен бәйрәм чаралары әзерләнгән, алар шәһәрнең барлык районнарын, паркларны, скверларны, яр буйларын һәм башка иҗтимагый киңлекләрне үз эченә алачак. Җиңү парады, «Үлемсез полк» акциясе, Җиңү паркындагы бәйрәм, шулай ук «Казан Арена» стадионында концерт бу көннең төп вакыйгалары булачак.
Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыкларының берсе Меңьеллык мәйданы булачак. Тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем күрә алачак - тамашачылар Казан Кремле диварлары янында урнашачак. Парад 10.00 сәгатьтә башлана, әмма шәһәрлеләрне тантаналы программага иртәрәк – 9.30 сәгатьтә килергә чакыралар. Парадка иң уңайлы керү юлы “Кремль" метро станциясе ягыннан.