Лубян урман-техник көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре Җиңү көне уңаеннан велоузыш оештырдылар. Старт Кукмара районының Лубян авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар монументы янында бирелде.
Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә велоузышта катнашучылар сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Маршрутның озынлыгы 74 км тәшкил итте. Кукмарада Җиңү Паркында хәтер сәяхәтенең соңгы ноктасы булды.