Казан елга техникумында легендар очучы Михаил Девятаевны искә алалар

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда легендар очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев батырлыгына багышланган #Намнужныгерои акциясе узачак.

Акцияне Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе һәм Казан елга техникумы студентлары оештыра. 1938 елда Михаил Девятаев нәкъ менә шушы уку йортын тәмамлый. Бина каршындагы мәйданда геройның туганнары һәм якыннары, шул исәптән улы һәм оныгы, студентлар, мәктәп укучылары һәм Михаил Девятаевның батырлыгы турында искә алырга теләгән бөтен кеше җыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International