10 – 13нче май көннәрендә Яшел Үзәндә Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл мәгариф хезмәткәрләренең "ТАТЧУМАРА” республика туристик слеты узачак. Чара “Маяк" спорт комплексы базасында узачак.
Дүрт көн дәвамында педагоглар спорт ориентлашуы буенча шәхси һәм команда зачетларында, җәяүлеләр, су һәм велотуризм техникасы буенча команда ярышларында көч сынашачак, туган якны һәм әдәбиятны, туристик газеталарны, туристик ашларны, туристлык күнекмәләрен белүчеләр бәйгесендә катнашачак. Слетта 120 катнашучы ярышачак 11 команда катнашыр дип планлаштырыла.