5нче майда «Геройлар белән диалог» проекты кысаларында “СОЮЗ-2019-Җиңү варислары " Бөтенроссия яшьләр мәгариф җыены программасында Россия Герое Николай Гаврилов белән очрашу булды.
Николай Федорович Чуашстанның Канаш районы Яңличи авылында туган. Ул Сызран югары хәрби авиация училищесын, Ю.А. Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен, Громов исемендәге ЛИИ каршындагы А. В. Федотов исемендәге очучы-сынаучылар мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлый.