Татарстанлылар “Җиңү диктанты" Бөтенроссия акциясендә катнашты

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Республиканың меңләгән кешесе “Җиңү диктанты" Бөтенроссия масштаблы акциясендә катнашу өчен теркәлде. Хәрби үткәннәр тарихы буенча белемнәрен педагоглар да, җәмәгать эшлеклеләре дә, укучыларның ата-аналары да, сәясәтчеләр дә тикшерергә карар кылдылар. Иң күп катнашучыны бүген Казанда белем бирү сыйфатын мониторинглау республика үзәге җыйды. Казанның 116 нчы лицеенда диктант язу өчен 50гә якын кеше теркәлгән. "Җиңү диктанты” уздырылган  Татарстанның биш шәһәрендә теләгән һәр кеше тест яза алырлык  берничә мәйданчык бар иде.

Мондый масштабта акция беренче тапкыр үткәрелә. Анда катнашу тулысынча ирекле. Диктантка Бөек Ватан сугышы тарихы, аның геройлары һәм Җиңү көне белән бәйле 20 сорау кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International