Ветераннарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлык хәрәкәтенә Татарстан укучылары да җәлеп ителә

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары, өлкәннәр белән эшләүдә волонтерлык хәрәкәтен дәвам итүгә  яшь буынны мәктәп эскәмиясеннән җәлеп итү. Бу тәкъдим муниципалитетларның мәгариф идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә яңгырады.

"Елдан-ел геройлар саны кими бара, әмма бу авыр вакыйгаларда катнашучылар - сугыш чоры балалары, балигъ булмаган тыл хезмәтчәннәре һәм сугыштан соңгы чорның ачы язмышын хәл иткән илнең башка гражданнары да игътибардан читтә калмый. Аларның барысына да кайгырту, игътибар кирәк  һәм хәзерге заман укучылары аларга бик теләп игътибар итә алыр иде. Ә өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашуга балаларда кызыксыну бар: мондый очрашулар вакытында мөһим тәрбия аспекты барлыкка килә»,- дип ассызыклады мәгариф һәм фән министры. Үз мөмкинлекләре белән ветераннар өстеннән шефлык ала алырлык иреклеләр ялгыз пенсионерларның тормышын җиңеләйтер иде, ә алардан алмашка узган чор тарихы, авыр елларда халык каһарманлыгы турында хикәяләр калыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International