Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мәгариф учреждениеләрендә чаралар уза

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын әзерләү һәм үткәрү уңаеннан ветераннар оешмалары, тыл хезмәтчәннәре, локаль сугышта катнашучылар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, һөнәри белем бирү оешмалары укучылары белән очрашулар оештырыла.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы:

Бөек Ватан сугышы темасына багышланган сыйныф сәгатьләре;

 «Аларның исемнәре белән безнең шәһәр урамнары аталды» дигән темага укучыларның иҗади эшләре конкурсы;

«Без Бөек Ватан сугышы елъязмасында...», «Җиңүнең туганнары», «Минем гаилә тарихында Бөек Ватан сугышы», «Россия патриотларын үстерәбез», «Заманча солдат» фотокүргәзмәләре;

"Алга – үткәннәргә” акциясе (Бөек сугышлар, Россиянең герой-шәһәрләре).

Ветераннар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, Бөек Ватан сугышы инвалидларына бару оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International