Татарстанның 18 мең укучысы Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү буенча волонтерлык хәрәкәтләрендә катнаша

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы кысаларында республика укучылары «Күңел җылысы белән уртаклаш», «Ветеран янәшәдә яши» волонтерлар эстафетасында актив катнашалар.

Мәктәп укучылары һәм көллият студентлары ветераннар, тыл хезмәтчәннәре янына барып, кулдан килгәнчә ярдәм итәләр.

Әмма ветераннарга өй хуҗалыгында ярдәм итү түгел, ә игътибар, яшь буын белән аралашу кирәк. Бу буыннар дәвамчанлыгы һәм традицияләрне саклау да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International