Бөек Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә торган Минзәлә интернат-мәктәбе җитәкчелеге тарафыннан совет солдатына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Анда педагоглар, укучылар, чакырылган кунаклар катнашты.
Чараны интернат-мәктәп директоры Нурһади Гыйльфанов ачты. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм «Кар десанты» республика отрядының экспедициясендә катнашу тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул алга таба Минзәләнең туган якны өйрәнү музеена тапшырылган ядкарьләрне дә сөйләп бирде. Митингта интернат-мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре чыгыш ясады, алар сугыш елларының шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр. Балалар педагоглар белән берлектә интернат-мәктәпнең «Солдат паркы»нда Совет солдаты һәйкәленә гирлянда куйдылар. Тантаналы чара ахырында балалар күккә күгәрченнәр очырдылар.