Югары уку йортлары өзлексез белем бирү программаларына грантлар алачак

2019 елның 10 мае, җомга

Вузларга өзлексез белем бирү программаларына грантлар биреләчәк. Аларны бирү кагыйдәләре турында РФ Хөкүмәте карары хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты. Анда грант конкурсында кемнәр һәм нинди документлар белән катнаша ала, кем гаризалар кабул итәчәк һәм аңа бәя бирәчәклеге хакында язылган.

Барлык грантлар да федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә махсус конкурс нәтиҗәләре буенча бүленәчәк. Аларның төп максаты - Россия югары уку йортлары базасында өзлексез белем бирү платформаларын эшләтеп җибәрү һәм педагогларны мондый программалар буенча укыту өчен әзерләү. Барлык чаралар  "Мәгариф" илкүләм проектына кергән "Һәркем өчен яңа мөмкинлекләр" проектының бер өлеше булып тора. Барлык грантларның гомуми суммасы - 3 миллиард сумнан артык түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International