Яр Чаллыда «Йөрәгемне балаларга бирәм» (өстәмә белем бирү педагоглары өчен), «Кеше тәрбияләү» (сыйныф җитәкчеләре һәм педагог-оештыручылар өчен), «Педагог-психолог – 2019» республика конкурсының финалы узачак.
Финалда 100дән артык сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручылар, педагог-психологлар, өстәмә белем бирү педагоглары катнашачак.
Конкурс сынаулары Яр Чаллы шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары базасында узачак.