Казан укучыларын һәм аларның әти-әниләрен "Музейда бер көн һәм төн" гә чакыралар

2019 елның 11 мае, шимбә

18нче  һәм 19нчы майда «Музейда көн һәм төн» не үткәрергә казанлыларны, шәһәр кунакларын, мәктәп укучыларын үзләренең гаиләләре белән чакыралар. ТР Милли музее һәм аның филиаллары Халыкара музейлар көненә багышланган зур чаралар программасын әзерләде.

ТР Милли музеенда акция 18нче май көнне 12.00 сәгатьтән 19нчы майның 3.00 сәгатькә кадәр узачак. Беренче май мәйданында 11.00 сәгатьтә халык сәнгать һөнәрләре осталары продукциясе ярминкәсе узачак, 12.30 – «Музей СОЛЬ-ЛЯ -нкасы» концерт программасы, 17.00 – «Химикатлар» фокуслары белән фәнни тамаша, 19.00 – Казанның «Рок-session» коллективлары рок-концерты, ә төн уртасыннан соң мәйданда диджейлы электрон музыка уйнаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International