Укытучылар өчен социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре булдырылачак

2019 елның 11 мае, шимбә

Россия Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең Россия мәктәпләре укытучылары өчен тәкъдим ителгән җыелмасын эшләячәк. Яңа уку елы башлануга ук киңәшләр булдырылачак дип планлаштырыла.

- Социаль медиа һәм интернет-коммуникацияләр шартларында һөнәри имиджны формалаштыру мәсьәләсе аерым әһәмияткә ия, - дип сөйләде ведомствоның Халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә департаменты директоры Андрей Емельянов. - Россия Мәгариф министрлыгы  педагогларына ярдәмгә РФ халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзы белән бергә тиешле тәкъдимнәр эшләргә һәм аларны илнең барлык төбәкләренә җибәрергә планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International